Экология министрлыгының 150дән артык хезмәткәре «Россия чаңгы юлы – 2015» XXXIII Бөтенроссия күмәк узышында һәм «Татарстан чаңгы юлы – 2015» республика узышында катнашты. Чаңгы узышларын Министрлыкның үзәк аппараты һәм Үзәк территориаль идарә – Залесный бистәсендәге “Кояшлы” лагерында, Кама буе территориаль идарәсе – Чаллының “Яр буе” паркында, Төньяк территориаль идарә – Арчаның үзәк стадионында, Идел-Кама территориаль идарәсе – Чистайның Мебель фабрикасы микрорайонында, Ык буе территориаль идарәсе – Азнакай районының Чаңгы базасында, Идел аръягы территориаль идарәсе – Буа шәһәренең “Нарат урманы”нда, Кама аръягы территориаль идарәсе – Түбән Каманың “Батыр” физкультура комплексы янындагы урманлыкта, Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе – Әлмәт Ипподромында үткәрде.
Татарстанда күмәк чаңгы узышларына барысы 170 меңнән артык кеше чыкты.
Министрлыкның матбугат хезмәте