«Россия Федерациясендә экологик туризмны үстерүнең стратегик элементы буларак аеруча саклаулы табигый территорияләр» халыкара Интернет конференциясе

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

2015 елның 26 февралендә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы “Россия Федерациясендә экологик туризмны үстерүнең стратегик элементы буларак аеруча саклаулы табигый территорияләр” халыкара Интернет конференциясен үткәрә. Анда федераль башкарма хакимият, Россия, чит ил оешмалары һәм халыкара оешмалар, Россиянең милли парклары һәм тыюлыклары вәкилләре катнаша. Конференциядә аеруча саклаулы табигать территорияләрендәге экологик туризм өлкәсендәге әлеге хәл һәм Россиядә эчке һәм тышкы туризмны үстерүдә экологик туризмның роле каралачак. Анда катнашуга экологик һәм табигатьне танып-белү туризмы өлкәсендә эшләүчеләр, туризм һәм экологик белем бирү белгечләре, аеруча саклаулы табигать территорияләре хезмәткәрләре чакырыла.

Тулырак белешмәләр ecotourism.cbi-mpr.ru сайтында.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International