ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең конференц-залында, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров рәислегендә, Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча тармак-ара комиссиянең киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Утырышта Татарстанның табигать саклау министрлыкларының һәм тармакларының белгечләре, Казан районара табигать саклау прокуратурасы, 

2015 елның 1 мартында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районындагы кыргый карьерларны тикшерү максатыннан төнге рейд оештырды. Аның барышында Буадан 1 км көнбатышта урнашкан карьерны законсыз казу факты ачыкланды. Җир асты байлыкларыннан ярашлы лицензиясе булмаган килеш файдаланган өчен хосусый эшмәкәр И.И.Гыймадиевка карата 7.3 статьяның 1 өлеше буенча беркетмә төзелде.

Карьерларны рөхсәтсез казу урыннарын оперативрак табу өчен Татарстан Экологик һәм табигый байлыклар министрлыгы 

 


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе башлыгы Рәйсә Шаһидуллинага экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм әйләнә-тирәлекне саклауга керткән өлешләре өчен “Татарстанның атказанган экологы” исеме бирелде.



Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең өлкән белгече Рөстәм Гәрәевка намуслы хезмәтләре, Татарстанның экологик куркынычсызлыгын һәм әйләнә-тирәлеген саклауга керткән лаеклы өлеше өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәте белдерелде.



3
март, 2015 ел
сишәмбе

5 мартта Яшьләрнең “Дөньяны чистартыйк!” II социаль-экологик реклама конкурсында катнашуга гаризалар бирү төгәлләнә.

Конкурс укучы балаларны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә сәнгать аркылы экологик һәм социаль-экономик проблемаларны чишүнең яңа юлларын табу мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә. Анда мәктәп балалары һәм 22 яшькә кадәрге студентлар (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.

Номинацияләр:

1. Социаль плакат

2. Социаль видеоролик

3. Кыска метражлы фильм

4. Мультипликацион фильм

5. Видеоклип


2
март, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 52нче урта мәктәбе укучылары өчен шөгыль үткәреп, сигезенче классларга идарәнең эшчәнлеге, әйләнә-тирәлеккә мониторинг алымнары, эштән чыккан бәтәрәйләрне дөрес утильләштерү турында сөйләделәр. Шулай ук лаборатор контроль үрнәкләрен күрсәттеләр, кайбер процедураларны укучылар үзләре башкарып карады. 


27
февраль, 2015 ел
җомга

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында хезмәткәрләрне керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда Электрон Хөкүмәтнең эчке контурындагы электрон сервисны кулланырга өйрәтү үткәрелде.

Өйрәтүдә Министрлыкның үзәк аппаратыннан, Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясеннән 50дән артык хезмәткәр катнашты, шулай ук Министрлыкның территориаль идарәләре белән видео-элемтә оештырылды.



26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәренең Идел буе районындагы 150нче гимназиядә Мәктәп балаларының А.М.Терентьев исемендәге XXI Идел буе фәнни-экологик конференциясе эшли башлады. Аның максаты – мәктәп балаларының фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллау һәм экологик белемнәре кимәлен, белем һәм осталыкларын ачыклау, экологик белем һәм тәрбия бирүнең стандарт булмаган формаларына булышу.

Конференция эшендә Татарстанның 37 районыннан килгән һәм Казанда яшәүче 170тән артык укучы, шулай ук Владимир өлкәсеннән, Удмуртия Республикасыннан килгән вәкилләр катнаша.

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Киров районына рейд оештырды. Рейд барышында Адмиралтейство буасы яр буенда рөхсәтсез кар өеме табылды. Шул бозу буенча “Күн-галантерея фабрикасы” җәмгыятенә карата төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен административ материал төзелде.



25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Бердәм Россия” политик партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе экономиканы үстерүнең экологик юнәлешле тотрыклы моделен формалаштыруга, табигый тирәлекнең сыйфатын һәм кеше тормышының экологик шартларын яхшыртуга юнәлтелгән федераль һәм региональ партия проектларын тормышка ашыруны күздә тоткан килешүгә кул куйдылар. Кул кую “Бердәм Россия”нең Идел буе федераль округындагы башкарма комитетлары җитәкче­ләренең семинар-киңәшмәсе кысаларында башкарылды. Документ Татарстан Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” �әм !� ���/ �2 ры вәкилләре катнаша. Конференциядә аеруча саклаулы табигать территорияләрендәге экологик туризм өлкәсендәге әлеге хәл һәм Россиядә эчке һәм тышкы туризмны үстерүдә экологик туризмның роле каралачак. Анда катнашуга экологик һәм табигатьне танып-белү туризмы өлкәсендә эшләүчеләр, туризм һәм экологик белем бирү белгечләре, аеруча саклаулы табигать территорияләре хезмәткәрләре чакырыла.

 

Тулырак белешмәләр ecotourism.cbi-mpr.ru сайтында.

Министрлыкның матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International