5нче «ECO House & ECO Building Expo 2015» халыкара махсус күргәзмәсе

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
2015 елның 25-27 февралендә Япониядә Яшел төзелеш технологияләре һәм экологик чиста торак йортлар буенча 5нче “ECO House & ECO Building Expo 2015” халыкара күргәзмәсе үткәрелә. Профессионаллар игътибарына экологик төзелеш, биналарны төзегәндә һәм аларны хезмәтләндергәндә чиста энергетик технологияләр (энергия саклау, яңартмалы энергия чыганаклары) куллану, био-төзелеш, агачтан һәм башка эко-материаллардан җыелма һәм мобиль торак конструкцияләре ясау өлкәсендәге соңгы продуктлар, технологияләр һәм чишелешләр тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә вакытында техник конференция дә үткәреләчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International