Хөрмәтле гидрометеорологик служба хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез!
Гидрометеорологлар эшенең сыйфатына һәм нәтиҗәлелегенә хаклы рәвештә иң югары таләпләр куела. Чөнки сезнең исәптә – йөз меңнәрчә көндәлек фаразлар, аларның төгәл һәм оператив булуына миллионнарча кешенең саулыгы һәм кәефе бәйләнгән. Сез халык куркынычсызлыгын тәэмин итүдә һәм республиканың экологик торышын күзәтүдә төп рольләрнең берсен уйныйсыз.
Бүген Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе Росгидрометның иң яхшы төбәк
Бөтендөнья Су хәзинәләре көне кысаларында Әлмәт шәһәренең 18нче мәктәбендә зона семинары үткәрелде. Анда Әлмәт мәктәпләренең биология һәм экология укытучылары, Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе вәкилләре, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре катнашты.
Укытучылар башлангыч класс балалары өчен ачык дәресләр үткәреп килгән иде, семинарда алар экология дәресләре үткәрү тәҗрибәләрен башка мәктәп укытучылары белән уртаклаштылар. 18нче мәктәпнең өлкән класс укучылары исә “Суүткәргеч суын өй шартларында чистарту алымнары” дигән тикшеренү эшләрен күрсәтте. Семинар
Республика территорияләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланачак санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы зона киңәшмәләре үткәрә. Бүген министр урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов Алексеевск районында һәм Чистай шәһәрендә киңәшмәләр үткәрде, аларда шулай ук Аксубай, Әлки, Спас һәм Яңа Чишмә районнары вәкилләре катнашты. Чара кысаларында шундый мәсьәләләр каралды:
– тармак территорияләрен санитар чистарту планын раслау;
– икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзү;
– муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең торак җир һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү буенча эшчәнлеге;
“Лениногорск политехник колледжы” дәүләти автоном һөнәри белем бирү оешмасының Азнакай филиалында Халыкара Урман көненә багышланган чара үткәрелде. Биосфераның бер өлеше булган урман турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм йомгаклау максатында тематик конкурслар һәм викториналар оештырылды. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. Башкаручы белгеч Эльза Вәлиева үз чыгышында язгы-җәйге чор якынлашуга игътибар юнәлтте һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.
Кукмара районы Югары Арбаш урта мәктәбендә “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” дигән III район фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк һәм Төньяк территориаль идарәләре белгечләре дә катнашты.
Түбәндәге юнәлешләр буенча күрсәтелгән эшләр каралды:
– “Табигать һәм тарих һәйкәлләре”;
– “Экологик-биологик проблемалар һәм кеше саулыгы”;
– “Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү алдыннан”;
– “Техник һәм декоратив-гамәли сәнгать”.
;text-indent:14.2pt'>– тармак территорияләрен санитар чистарту планын раслау;
– икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзү;
– муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең торак җир һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү буенча эшчәнлеге;
2015 елның 1 апреленнән Татарстанда шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Аңа әзерлек кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан, муниципалитетлар вәкилләре катнашында, зона киңәшмәләре үткәрелә. Бүген министр урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов Зәйдә (Сарман районы вәкилләре катнашында), Түбән Камада, Чаллыда (Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай, Мамадыш районнары вәкилләре катнашында) һәм Алабугада киңәшмәләр үткәрде.
Аларда шундый мәсьәләләр тикшерелде:
– тармак территорияләрен санитар чистарту планын раслау;
– икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзү;
– муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең торак җир һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү буенча эшчәнлеге;
Бүген Казанның 84нче “Яшьлек” балалар бакчасында Бөтендөнья Су хәзинәләре көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы әзерләгән иде. Экологик агарту һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова балалар белән конкурслар, викториналар һәм интерактив уеннар үткәрде.
Чараның максаты – тәрбия-белем тирәлегендәге гаилә – бала – балалар бакчасы – җәмгыять субъектларының экологик гыйлемнәрен күтәрү, суның үзлекләре, торышлары һәм функцияләре турында белем бирү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, су хәзинәләрен бәрәкәтле куллану тәрбияләү.
2015 елның 1 апреленнән Татарстанда шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Аңа әзерлек кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан, муниципалитетлар вәкилләре катнашында, зона киңәшмәләре үткәрелә. Бүген министр урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов Әлмәт, Лениногорск шәһәрләрендә (Чирмешән һәм Норлат районнары вәкилләре катнашында), Бөгелмәдә һәм Азнакайда (Мөслим, Ютазы, Баулы районнары вәкилләре катнашында) киңәшмәләр үткәрде.
Аларда шундый мәсьәләләр тикшерелде:
– тармак территорияләрен санитар чистарту планын раслау;
– икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзү;
– муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең торак җир һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү буенча эшчәнлеге;
Буа шәһәренең 2нче лицеенда мәктәп балаларының “Яшел дөнья үз кулыңда” дигән XIV район экологик конференциясе үткәрелде. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. Конференциянең максаты – мәктәп балаларының экологик белемнәрен камилләштерү, мәктәпләрдә экологик культураны үстерү буенча эшләрне мотивлаштыру, тулай, коммуникатив һәм тикшеренү компетенциясе кимәлен күтәрү иде.
Мәктәп балалары конференциясе түбәндәге секцияләр буенча үткәрелде:
– гомуми экология;
– туган як экологиясе;
– әйләнә-тирәлек һәм кеше саулыгы.
Өч секциядә беренче урыннарны алдылар