Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоровның Гидрометеорологик служба хезмәткәре көне белән котлавы

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле гидрометеорологик служба хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез!

Гидрометеорологлар эшенең сыйфатына һәм нәтиҗәлелегенә хаклы рәвештә иң югары таләпләр куела. Чөнки сезнең исәптә – йөз меңнәрчә көндәлек фаразлар, аларның төгәл һәм оператив булуына миллионнарча кешенең саулыгы һәм кәефе бәйләнгән. Сез халык куркынычсызлыгын тәэмин итүдә һәм республиканың экологик торышын күзәтүдә төп рольләрнең берсен уйныйсыз.

Бүген Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе Росгидрометның иң яхшы төбәк идарәләре рәтендә тора. Бу – сезнең оста һәм күмәк эшләвегез, үз хезмәтегезне дәртләнеп, яратып башкаруыгыз нәтиҗәсе.

Сезнең гидрометеорология өлкәсендәге тикшеренү һәм гамәлләрегез алга таба да республикабыз үсешенә зур өлеш кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа һөнәри уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International