Бөтендөнья Су хәзинәләре көне кысаларында Әлмәт шәһәренең 18нче мәктәбендә зона семинары үткәрелде. Анда Әлмәт мәктәпләренең биология һәм экология укытучылары, Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе вәкилләре, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре катнашты.
Укытучылар башлангыч класс балалары өчен ачык дәресләр үткәреп килгән иде, семинарда алар экология дәресләре үткәрү тәҗрибәләрен башка мәктәп укытучылары белән уртаклаштылар. 18нче мәктәпнең өлкән класс укучылары исә “Суүткәргеч суын өй шартларында чистарту алымнары” дигән тикшеренү эшләрен күрсәтте. Семинар азагында аларга экологик агарту өлкәсендә актив эшчәнлекләре өчен истәлекле дипломнар, методик кулланмалар бүләк ителде.
Министрлыкның матбугат хезмәте