Азнакайда Халыкара Урман көненә багышланган чара үткәрелде

2015 елның 21 марты, шимбә

“Лениногорск политехник колледжы” дәүләти автоном һөнәри белем бирү оешмасының Азнакай филиалында Халыкара Урман көненә багышланган чара үткәрелде. Биосфераның бер өлеше булган урман турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм йомгаклау максатында тематик конкурслар һәм викториналар оештырылды. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. Башкаручы белгеч Эльза Вәлиева үз чыгышында язгы-җәйге чор якынлашуга игътибар юнәлтте һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.

Министрлыкның матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International