Республика территорияләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланачак санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы зона киңәшмәләре үткәрә. Бүген министр урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов Алексеевск районында һәм Чистай шәһәрендә киңәшмәләр үткәрде, аларда шулай ук Аксубай, Әлки, Спас һәм Яңа Чишмә районнары вәкилләре катнашты. Чара кысаларында шундый мәсьәләләр каралды:
– тармак территорияләрен санитар чистарту планын раслау;
– икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзү;
– муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең торак җир һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү буенча эшчәнлеге;
– пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, азык-төлек һәм әйбер базарларын, халык күпләп ял итә торган урыннарны, ял базаларын, бакчачылык җәмгыятьләрен һәм гараж кооперативларын, шәхси торак секторы территорияләрен санитар чистарту чараларын үткәрү;
– каты көнкүреш калдыклары һәм биологик калдыклар полигоннарын тиешенчә тоту һәм алар янәшәсендәге җирләрне санитар чистарту чаралары күрү.
2015 елның 25 мартына кадәр санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерү буенча зона киңәшмәләре Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә үткәреләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте