Бүген Халыкара Урманнар көне яки Бөтендөнья Урманнарны саклау көне. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча бу бәйрәм 2013 елдан башлап рәсми рәвештә 21 мартта билгеләп үтелә. Урманнарны һәм урман байлыкларын саклау проблемасы бүген дөньяның барлык илләре өчен дә иң мөһим экологик проблемаларның берсе булып тора. Урманнар – планетабызның үпкәләре, аларның экологик, социаль һәм экономик әһәмияте бәяләп бетергесез – алар планетаның климатын формалаштыруда катнаша, кислород бүлеп чыгара, зарарлы матдәләрне йота, сулыкларны саклый, күп кенә үсемлек һәм хайваннар өчен яшәү тирәлеге булып тора, кешеләргә азык-төлек һәм чиста яшәү тирәлеге бирә, туфракның уңдырышын һәм ландшафтларны сакларга булыша. Халыкара Урманнар көненең төп бурычы булып планетада яшәүчеләр игътибарын урманнарны саклау проблемасына җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте, аларның чынлыктагы торышы, аларны саклау һәм яңадан торгызу буенча төп чаралар турында белешмәләр бирү тора.
Министрлыкның матбугат хезмәте