Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының информацион-аналитик эшчәнлек идарәсе башлыгы Владислав Чеславович Юранецның туган көне. Ул Министрлыкта 2001 елның июленнән бирле эшли, башта информацион системаларны һәм информатизацияне үстерү бүлеге башлыгы иде, хәзерге вазифасына 2010 елның 1 февраленнән күчте.
Экология министрлыгы Владислав Чеславовичны туган көне белән котлап, аңа барлык план һәм проектларының тормышка ашуын, һөнәри уңышлар, бәхетле тормыш, бетмәс көч-куәт һәм ныклы сәламәтлек тели.
Яшел Үзән районы Карагуҗа урта мәктәбе базасында укучы балаларның фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең “Авылны сайлыйм” дигән V республика конкурсы үткәрелде.
Конкурста Татарстан гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-8 класс укучылары һәм укытучылары катнашты. Эшләр “Авыл булса мин дә булырмын”, “Туган як этнографиясе”, “Туган якта экология һәм табигатьтән файдалану”, “Туфрак агротехникасы” дигән 4 тематик юнәлеш буенча бирелгән иде.
“Туган якта экология һәм табигатьтән файдалану” секциясендә 6 тикшеренү эше каралды. Мәсәлән, инешләрнең һәм сулыкларның, чишмәләрнең, урманнарның һәм аеруча саклаулы табигать территорияләренең экологик торышына караган эшләр.
Еллык халыкара “Җир сәгате” акциясе быел 28 мартта җирле вакыт белән 20.30дан 21.30га кадәр үткәрелә. Аны Бөтендөнья кыргый табигать фонды мартның соңгы шимбәсендә үткәрә. Акция төрле ил халыкларының энергия һәм ресурсларны саклау, планета күләмендә экологик хәлне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәм ихтыярын гәүдәләндерә.
Татарстанның дәүләт хакимияте органнарына, предприятие һәм оешмаларына, шулай ук халкына акциягә кушылып, биналарның, корылмаларның архитектур-декоратив яктыртылышын, торак йортларның утларын, гражданнарның тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле булмаган электр җайланмаларын бер сәгатькә сүндерергә, шулай ук электр энергиясе куллануны ast-theme-font:minor-fareast; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin;}Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Шамил Касыйм улы Сәлимгәрәевның туган көне. Ул Министрлыкта 2008 елның июненнән бирле эшли.
Экология министрлыгы коллективы Шамил Касыймовичны туган көне белән котлап, аңа барлык эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яхшы кәефләр тели
.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Шамил Касыйм улы Сәлимгәрәевның туган көне. Ул Министрлыкта 2008 елның июненнән бирле эшли.
Экология министрлыгы коллективы Шамил Касыймовичны туган көне белән котлап, аңа барлык эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яхшы кәефләр тели
.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар вәкилләре өчен 2015 елда Татарстан бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурста катнашу буенча өйрәтү семинары булып узды. Аның эшендә Татарстан Президентының Эчке политика департаментының Гражданлык җәмгыяте институтлары белән бәйләнешләр идарәсенең баш киңәшчесе Айгөл Хәкимова да катнашты. Семинар барышында субсидияләр алу буенча конкурска гаризалар бирү тәртибе, проектның актуальлеген бәян итү, аны хокукый, экономик һәм оештыру ягыннан нигезләү мәсьәләләре тикшерелде.
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Татарстанда экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча тармак-ара комиссиянең утырышын үткәрде. Утырыш Татарстан Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында барды. Анда Татарстан министрлыклары һәм тармаклары, Татарстан Прокуратурасы органнары – Казан район-ара табигать саклау прокуратурасы, Татарстан район-ара табигать саклау прокуратурасы, Россия Табигать күзәтчелеге, Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәләре, Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе, Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе вәкилләре катнашты.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, муниципалитетлар вәкилләре катнашында, санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерү буенча зона киңәшмәләре үткәрә. Бүген министр урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов Лаеш районында, Питрәч районында (Балык Бистәсе, Теләче, Саба районнары вәкилләре катнашында) һәм Яшел Үзәндә киңәшмәләр үткәрде.
Киңәшмәләрдә шундый мәсьәләләр тикшерелде:
– тармак территорияләрен санитар чистарту планын раслау;
– икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзү;
– муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең торак җир һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү буенча эшчәнлегеТатарстанның Буа шәһәрендәге сәләтле балалар лицей-интернатында әйләнә-тирәлекне тикшерүче яшьләрнең район конкурсы үткәрелде. Аны “Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге” хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре оештырды. Конкурсның максаты – укучыларны табигать объектларын өйрәнү буенча тикшеренү эшләренә, аларны саклау гамәлләренә җәлеп итү, шуның аша экологик белемнәр алуга булышу.
Конкурста Бик-Үти, Ташкичү, Ырынгы, Протопоп авыллары мәктәпләрендә, 2нче лицейда, сәләтле балалар лицей-интернатында, академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәптә укучылар катнашты.
Докладлар түбәндәге темаларга багышланды:
– төтен газлары;
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, муниципалитетлар вәкилләре катнашында, санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерү буенча зона киңәшмәләре үткәрә. Бүген министр урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов Арчада (Әтнә, Балтач һәм Кукмара районнары вәкилләре катнашында), Биектау, Югары Ослан районнарында һәм Буа шәһәрендә (Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары вәкилләре катнашында) киңәшмәләр үткәрде.
Киңәшмәләрдә шундый мәсьәләләр тикшерелде:
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршылык комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта шундый мәсьәләләр каралды:
1. “2014 елда табигать саклау эшчәнлегенә федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән акча чараларын чыгымлау турында”;
2. “2014 елда дәүләти финанс контроле органнары ачыклаган бозыш һәм кимчелекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләре буенча йомгаклауны” карау;
3. “ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Коррупциягә каршылык программасының 2015 елның 1