Кукмара районы Югары Арбаш урта мәктәбендә “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” дигән III район фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк һәм Төньяк территориаль идарәләре белгечләре дә катнашты.
Түбәндәге юнәлешләр буенча күрсәтелгән эшләр каралды:
– “Табигать һәм тарих һәйкәлләре”;
– “Экологик-биологик проблемалар һәм кеше саулыгы”;
– “Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү алдыннан”;
– “Техник һәм декоратив-гамәли сәнгать”.
“Экологик-биологик проблемалар һәм кеше саулыгы” юнәлеше буенча секция утырышында түбәндәге эшләр күрсәтелде:
“Экологик проблема буларак су эрозиясе”, “Көнкүреш калдыкларын утильләштерү проблемалары”, “Көнкүреш калдыкларын икенчел куллану”, “Экологиядә математик исәпләр”, “Төбәгебездәге су чыганакларының торышы”, “Суның катылыгын билгеләү”.
Министрлыкның матбугат хезмәте