Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, муниципалитетлар вәкилләре катнашында, санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерү буенча зона киңәшмәләре үткәрә. Бүген министр урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов Арчада (Әтнә, Балтач һәм Кукмара районнары вәкилләре катнашында), Биектау, Югары Ослан районнарында һәм Буа шәһәрендә (Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары вәкилләре катнашында) киңәшмәләр үткәрде.
Киңәшмәләрдә шундый мәсьәләләр тикшерелде:
– тармак территорияләрен санитар чистарту планын раслау;
– икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзү;
– муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең торак җир һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү буенча эшчәнлеге;
– пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, азык-төлек һәм әйбер базарларын, халык күпләп ял итә торган урыннарны, ял базаларын, бакчачылык җәмгыятьләрен һәм гараж кооперативларын, шәхси торак секторы территорияләрен санитар чистарту чараларын үткәрү;
– каты көнкүреш калдыклары һәм биологик калдыклар полигоннарын тиешенчә тоту һәм алар янәшәсендәге җирләрне санитар чистарту чаралары күрү.
Иртәгә санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерү буенча зона киңәшмәләре Лаеш, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында үткәреләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте