«Җир сәгате» акциясе 28 мартта үткәрелә

2015 елның 27 марты, җомга

Еллык халыкара “Җир сәгате” акциясе быел 28 мартта җирле вакыт белән 20.30дан 21.30га кадәр үткәрелә. Аны Бөтендөнья кыргый табигать фонды мартның соңгы шимбәсендә үткәрә. Акция төрле ил халыкларының энергия һәм ресурсларны саклау, планета күләмендә экологик хәлне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәм ихтыярын гәүдәләндерә.

Татарстанның дәүләт хакимияте органнарына, предприятие һәм оешмаларына, шулай ук халкына акциягә кушылып, биналарның, корылмаларның архитектур-декоратив яктыр­тылышын, торак йортларның утларын, гражданнарның тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле булмаган электр җайланмаларын бер сәгатькә сүндерергә, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлтелгән башка чаралар күрергә киңәш ителә.

2014 елда Казанда акция барышында “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгын, шул исәптән Татарстан Президенты резиденциясе булган Губернатор сараен, Сөембикә манарасын, Колшәриф мәчетен, Благовещение соборын һәм башка ансамбль корылмаларын, Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Дәүләт Советы биналарын сәнгатьле яктырту туктатып торылды. Шулай ук Европада һәм дөньяда иң зурлардан булган “Казан-Арена” стадионы медиафасады сүндерелде. Моннан тыш, район администрацияләре биналарын һәм Казан Ратушасын яктыртуны сүндереп, акциягә Казан мэриясе кушылды. Анда барлык муниципаль берәмлекләрнең халкы һәм 400дән артык предприятие, оешма, министрлык, тармак катнашты. “Җир сәгате” аркасында 160 МВт энергияне янга калды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International