Бүген Экология министрлыгының информацион-аналитик эшчәнлек идарәсе башлыгының туган көне

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының информацион-аналитик эшчәнлек идарәсе башлыгы Владислав Чеславович Юранецның туган көне. Ул Министрлыкта 2001 елның июленнән бирле эшли, башта информацион системаларны һәм информатизацияне үстерү бүлеге башлыгы иде, хәзерге вазифасына 2010 елның 1 февраленнән күчте.

Экология министрлыгы Владислав Чеславовичны туган көне белән котлап, аңа барлык план һәм проектларының тормышка ашуын, һөнәри уңышлар, бәхетле тормыш, бетмәс көч-куәт һәм ныклы сәламәтлек тели.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International