Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Татарстанда экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча тармак-ара комиссиянең утырышын үткәрде. Утырыш Татарстан Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында барды. Анда Татарстан министрлыклары һәм тармаклары, Татарстан Прокуратурасы органнары – Казан район-ара табигать саклау прокуратурасы, Татарстан район-ара табигать саклау прокуратурасы, Россия Табигать күзәтчелеге, Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәләре, Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе, Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе вәкилләре катнашты.
1 апрельдән Татарстанның табигать саклау службалары, профильле министрлыклары һәм тармаклары, предприятие һәм оешмалары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары санитар-экологик икеайлык үткәрүгә керешәләр. Күп кенә районнарда икеайлык чорында эш нәтиҗәлелеген күтәрү буенча өстәмә чаралар күрелә, муниципаль тармак-ара комиссияләр төзелгән, аларның эше һәр торак пунктында график буенча планлаштырыла. Санитар икеайлыкка әзерлек кысаларында Татарстанда барлык муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашында зона киңәшмәләре үткәрелде. Татарстан Юстиция министрлыгы белән берлектә муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре рәисләрен һәм секретарьларын, муниципалитетларның административ беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазифалы затларын техник укыту үткәрелде. Экология министры Артем Сидоровның әйтүенчә, республика территориясен санитар-экологик чистарту эшләренең төп күләме 9 майга кадәр үтәлергә тиеш. Министр шулай ук “Халык контроле” һәм “Мәктәп эко-патруле” системасы турында искәртте: алар ярдәмендә республикада яшәүче һәр кеше табылган чүплекләр турында хәбәр итеп, күзәтчелек органнарына булыша ала. Хәзерге вакытта, санитар-экологик тәртип булдыру максатыннан, җәмәгать инспекторлары дружиналары булдырыла, ирекле экологик хәрәкәт оештырыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте