Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, муниципалитетлар вәкилләре катнашында, санитар-экологик икеайлыкка әзерлекне тикшерү буенча зона киңәшмәләре үткәрә. Бүген министр урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов Лаеш районында, Питрәч районында (Балык Бистәсе, Теләче, Саба районнары вәкилләре катнашында) һәм Яшел Үзәндә киңәшмәләр үткәрде.
Киңәшмәләрдә шундый мәсьәләләр тикшерелде:
– тармак территорияләрен санитар чистарту планын раслау;
– икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзү;
– муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең торак җир һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү буенча эшчәнлеге;
– пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, азык-төлек һәм әйбер базарларын, халык күпләп ял итә торган урыннарны, ял базаларын, бакчачылык җәмгыятьләрен һәм гараж кооперативларын, шәхси торак секторы территорияләрен санитар чистарту чараларын үткәрү;
– каты көнкүреш калдыклары һәм биологик калдыклар полигоннарын тиешенчә тоту һәм алар янәшәсендәге җирләрне санитар чистарту чаралары күрү.
Иртәгә, 2015 елның 25 мартында, Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрүгә әзерлек кысаларында, Татарстанда экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча тармак-ара комиссиянең видеоконференция режимындагы утырышы үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте