Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршылык комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта шундый мәсьәләләр каралды:
1. “2014 елда табигать саклау эшчәнлегенә федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән акча чараларын чыгымлау турында”;
2. “2014 елда дәүләти финанс контроле органнары ачыклаган бозыш һәм кимчелекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләре буенча йомгаклауны” карау;
3. “ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Коррупциягә каршылык программасының 2015 елның 1 кварталы чараларын Министрлыкның вазифалы затлары эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турында массакүләм мәгълүмәт чараларында, шул исәптән Интернетта урнаштырылган һәм “Ышаныч телефоны”, гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре аша кергән белешмәләргә мониторинг нәтиҗәләрен исәпкә алып үтәү турында”
4. “Идел-Кама территориаль идарәсенең коррупциягә каршылык политикасы чараларын 2014 елда тормышка ашыру һәм 2015 елга бурычлар турында”.
Министрлыкның матбугат хезмәте