Татарстанның Буа шәһәрендәге сәләтле балалар лицей-интернатында әйләнә-тирәлекне тикшерүче яшьләрнең район конкурсы үткәрелде. Аны “Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге” хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре оештырды. Конкурсның максаты – укучыларны табигать объектларын өйрәнү буенча тикшеренү эшләренә, аларны саклау гамәлләренә җәлеп итү, шуның аша экологик белемнәр алуга булышу.
Конкурста Бик-Үти, Ташкичү, Ырынгы, Протопоп авыллары мәктәпләрендә, 2нче лицейда, сәләтле балалар лицей-интернатында, академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәптә укучылар катнашты.
Докладлар түбәндәге темаларга багышланды:
– төтен газлары;
– суны тикшерү;
– мәктәп кабинетларындагы микроклиматны тикшерү;
– “Агач утырт” экология проекты;
– авылның экологик проблемалары.
Конкурс йомгаклары буенча 1нче урынны Протопоп урта мәктәбе, 2нче урынны Ташкичү урта мәктәбе, 3нче урынны Бик-Үти урта мәктәбе алды.
Министрлыкның матбугат хезмәте