Социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен өйрәтү семинары

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар вәкилләре өчен 2015 елда Татарстан бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурста катнашу буенча өйрәтү семинары булып узды. Аның эшендә Татарстан Президентының Эчке политика департаментының Гражданлык җәмгыяте институтлары белән бәйләнешләр идарәсенең баш киңәшчесе Айгөл Хәкимова да катнашты. Семинар барышында субсидияләр алу буенча конкурска гаризалар бирү тәртибе, проектның актуальлеген бәян итү, аны хокукый, экономик һәм оештыру ягыннан нигезләү мәсьәләләре тикшерелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International