Яшел Үзән районы Карагуҗа урта мәктәбе базасында укучы балаларның фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең “Авылны сайлыйм” дигән V республика конкурсы үткәрелде.
Конкурста Татарстан гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-8 класс укучылары һәм укытучылары катнашты. Эшләр “Авыл булса мин дә булырмын”, “Туган як этнографиясе”, “Туган якта экология һәм табигатьтән файдалану”, “Туфрак агротехникасы” дигән 4 тематик юнәлеш буенча бирелгән иде.
“Туган якта экология һәм табигатьтән файдалану” секциясендә 6 тикшеренү эше каралды. Мәсәлән, инешләрнең һәм сулыкларның, чишмәләрнең, урманнарның һәм аеруча саклаулы табигать территорияләренең экологик торышына караган эшләр.
Министрлыкның матбугат хезмәте