ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга

2015 елның 28 мартында 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы халыкара “Җир сәгате” акциясендә катнашты, аңа республиканың башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, предприятие һәм оешмалары, халык та кушылды. Биналарны, корылмаларны архитектур-декоратив яктырту, торак йортларны яктырту, электр җайланмалары сүндереп торылды, электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлтелгән башка чаралар күрелде.



2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 1 апреленнән республиканың барлык табигать саклау службалары, профильле министрлык һәм тармаклары, муниципаль районнарның башкарма комитетлары шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту, ярашлы торышка китерү максатыннан санитар-экологик икеайлык үткәрүгә кереште.

Икеайлыкның беренче көннәрендә Экология министрлыгының һәм муниципаль берәмлекләрнең күзәтчелек органнары тулаем республика буенча 110 бозыш ачыклады, шуларны 50се бетерелде, нәтиҗәләр буенча 87 беркетмә төзелде: 1се юридик затка, 15е вазифалы затка, 72се физик затка карата. Барлыгы 302.5 мең сумлык штрафлар салынды.

1699.5 кв.м мәйданлы 52 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланып, 614.6 кв.м мәйданлы 18е бетерелде.

Икеайлык барышында халык белән икеяклы элемтә урнаштыру, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль коммуникация җайланмалары эшкә кушылды. 1-2 апрельдә 267-68-67 телефоны аша табигать законнары бозылу турында 6 мөрәҗәгать, 

Бүген “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә, XVI халыкара “Энергетика. Ресурсларны саклау-2015” махсус күргәзмәсе кысаларында, “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясе үткәрелде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислек иткән бу чарада ЮНИДО проектының Россия Федерациясендәге милли координаторы Борис Мельничук та катнашты. Конфе­ренциядә энергия саклау программаларын тормышка ашыру, ягулык-энергия ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген арытаба күтәрү мәсьәләләре тикшерелде. Түбәндәге темаларга докладлар тыңланды:

– чиста һәм ресурс саклаулы җитештерү инструменты буларак ЮНИДОның TEST методологиясе;

– энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү методы буларак “яшел” стандартлар;

– Чаллы ТЭЦының төтен морҗасыннан алынган метеорологик белешмәләрнең ышанычлылыгын күтәрү;


6 апрельдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Казан ш., Павлюхин ур. 75) “Сыерчыклар кайтты” еллык табигать саклау һәм экологик агарту акциясе башлану уңаеннан матбугат конференциясе үткәрелә.

“Сыерчыклар кайтты” еллык табигать саклау акциясенең төп вакыйгасы – сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау буенча балалар конкурсы. Узган елларда ул берничә мең баланы, ата-ананы, укытучыны берләштерә иде. Конкурста катнашу өчен балалар ясаган кош ояларын хәзер шәһәребез урамнарында һәм паркларында күрергә мөмкин. Быел бу акция Казанда инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Элеккечә, конкурста 6 яшьтән олырак булган һәм бала катнаша ала. Катнашуга гаризалар ВКонтакте http://vk.com/maxidom сайтындагы рәсми төркемдә, “Сыерчыклар кайтты конкурсы” темасында кабул ителә.


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

1 апрельдән Татарстанның барлык табигать саклау службалары, профильле министр­лык һәм тармаклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары сани­тар-эколо­гик икеайлык үткәрүгә кереште. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары журналистлар белән бергә Казанның Идел буе һәм Яңа Савино районнарына рейд үткәрделәр. Рейд барышында, мәсәлән, Ю.Фучик ур. 62 йорты янында рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланды. Чүп-чар “10нчы микрорайон” тукталышында рөхсәтсез сәүдә итү аркасында җыелган. Инспекторлар шулай ук Ю.Фучик ур. 66 йорты янындагы контейнер мәйданчы­гы тирәсе­нең чүпләнүен ачыклады. Шул фактлар нигезендә “Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдә­ләрен бозу” ТР КоАП 3.6 статьясы буенча административ эш кузгатылды.

31 мартта Яңа Савино районындагы Чистай ур. 19 йорты янында урнашкан төзелеш мәйданында рөхсәтсез төзелеш калдыклары өеме ачыкланды. “Термосервис” ҖЧҖнең баш инженерына карата төзекләндерү кагыйдәләрен бозу буенча административ материал төзелде. Кабат тикшергәндә инде чүплек бетерелгән, территория ярашлы санитар-экологик торышта иде.

Бүген “Горводзеленхоз” МУП хезмәткәрләре лотоклар территориясен чистартты, махсус техника ярдәмендә бордюр ташларын юды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгының дәүләт инспек­торлары социаль-мәдәни, сәүдә объектларын, халык күпләп ял итә торган урыннарны, пляжларны, бакчачылык ширкәтләрен, гараж кооперативларын, зиратларны һәм аларның якын-тирәсен, элек кар ташуга билгеләнгән урыннарны, төзелеш калдыкларын туплау урыннарын экологик яктан тикшерү максатыннан рейдлар үткәрәчәк. Шулай ук йорт яны территорияләрен, автомобиль юллары буйларын, аэропортлар, елга портлары, тимер юл вокзаллары территорияләрен, Горький һәм Куйбышев тимер юлларына бүленгән полосаларны һәм якын-тирә җирләрне, яр буйларын контрольдә тотачак.


1 апрельдән 31 майга кадәр республиканың барлык табигать саклау службалары, профильле министрлык һәм тармаклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту, тиешле санитар-экологик торышка китерү максатыннан санитар-экологик икеайлык үткәрәләр.

Икеайлык көннәрендә дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль коммуникация җайланмалары аша гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү буенча берничә сервис эшкә кушыла. Аерым алганда – “Халык контроле” системасы, яңа “Мәктәп эко-патруле” системасы, соңгысы аша һәр укучы бала инде бүген үк ачыкланган чүплекләр турында хәбәр итеп күзәтчелек органнарына булыша ала. 1 апрельдән башлап гражданнар табигать саклау законнары бозылу турында 267-68-67 кайнар линия телефонына һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр тапшыра алалар.



31
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Югары судының Җинаять эшләре буенча суд коллегиясе хөкем ителгән Диана Нургалиеваның апелляция жалобасы буенча җинаять эшен ачык суд утырышында карады. “ИнвестРиэлт” риэлтерлык агентлыгы директоры Диана Нургалиева җирне зарарлы хуҗалык эшчәнлеге продуктлары белән пычратуда, атап әйткәндә Казан шәһәре Совет районындагы Дәрвишләр бистәсенең урман массивында 2 мең тоннадан артык күләмдә битум түгелүгә гаепле дип табылган. Табигать саклау законнары бозылуны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары 2013 елның апрелендә ачыклаган. Шуның нәтиҗәсендә әйләнә-тирәлеккә зыян салынган һәм урман агачлары зарарланган. Экология министрлыгы битумны җыеп озату буенча чаралар оештырган. 2013 елның октябрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, экологик җәмәгать оешмалары активистлары, К(И)ФУ, КДАУ, КФТТУ-КХТИ, Туполев исемендәге КДТУ (КАИ) студентлары, Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республикада санитар-экологик икеайлык үткәрүгә багышлаган брифинг булып узды. Анда катнаштылар: Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – ТР табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Кулланучылар хокукларын саклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов, Казан шәһәрен тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Рәис Зәйнетдинов.

Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов “Татарстан ДТРК” радиосының “Вакыйгалар панорамасы – Яңа көн” программасында катнашты. Тапшыруның темасы – Татарстанда территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү иде. Радионың эфир язмасын http://radiotatarstana.ru/ru/31-marta-7-10-pryamojj-ehfir/ юнәлтмәсе буенча тыңларга мөмкин.


Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә. Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Фобос” ҖЧҖнең Муса Җәлил проспектында урнашкан автоягулык станциясендә нефть продуктларын салуның йомык системасы белән таныштылар. Система мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан арытаба нефть базаларында рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыюдан тора.

2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен программа срокларында җиһазлыйлар. Чаллыда бүгенгәчә 72 станциянең 35е җиһазланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International