Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булып, җитештерү объектларын карады һәм төзелештә кулланылган табигать саклау технологияләре белән танышты. Аерым алганда, “ТАНЕКО”ның чистарту корылмаларын карады, ә анда чистарту өчен сепарация, мембраналы биореакторларда ультрафильтрация, сорбция, ультрамиләүшә зарарсызлау алымнары кулланыла. Агынтыларны чистартуның нәтиҗәлелеге 90%ка, ә кайбер күрсәткечләр буенча 99.9%ка җитә. Министр шулай ук экологик мониторинг системасы белән танышты. Заманча югары технологияле җиһазлар, шул исәптән күчмә лаборатория Россия һәм дөнья законнарында каралган тиешле тикшерүләрнең бөтен спектрын колачлый.
Фәрит Габделганиев “Татнефть” ПАҖнең “ТАНЕКО” проектын тормышка ашыру буенча экологик эшчәнлеген югары бәяләде. Җитештерүне эксплуатацияләү барышында экономик һәм экологик мәсьәләләргә бирелгән игътибарны аерып билгеләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте