Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына казанлылардан Серов урамындагы күлнең пычрануы турында мөрәҗәгать керде. Үзәк территориаль идарә һәм Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе инспекторлары ачык яшел төстәге юынты су агызылуны ачыклады. Инспекция белгечләре юынты һәм табигый суларның пробаларын алды. Нәтиҗәләр буенча су объектына китерелгән зыян исәпләнәчәк. Бу хокук бозуга бәйле затларны ачыклау максатыннан административ тикшерү кузгатылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте