Җирләрнең уңдырышын саклау максатыннан, Азнакай муниципаль районында гомуми таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгарганда бозылган җирләрне рекультивацияләү башланды. 9 авылның 8.56 гектар мәйданында эшләр инде башкарылган. 2016 елда ул кишәрлекләргә агач утырту һәм тагын алты законсыз казу урынын рекультивацияләү күздә тотыла. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторларының һәм Татарстан буенча Росреестр идарәсенең Азнакай районындагы уртак эшләре нәтиҗәсендә карьерларны законсыз казуның 15 урыны ачыкланды. Бозылган җирләрне рекультивацияләү Азнакай районының муниципаль табигать саклау программасы кысаларында, әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында алып барыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте