Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Өрем елгасында су саклау режимы бозылуны ачыклады

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы террито­риаль идарәсе инспекторлары Кайбыч районы Соравыл авылында табигать саклау законнары бозылу фактын ачыклады. “Ак Барс Кайбыч” ҖЧҖнең 3нче филиалы товарлыклы сөт фермасында мөгезле эре терлекне җәйге тоту утары Өрем елгасы яр буенда су саклау зонасында урнашкан булып чыкты. РФ КоАП 8.13 ст. 1 ө. (“Су объектла­рының су җыю зонасында су саклау режимын шул объектларның пычрануына яисә башка зарарлы күренешләргә китерерлек итеп бозу”) буенча административ беркетмә төзелде.

Татарстанның Кайбыч район суды карары буенча “Ак Барс Кайбыч” ҖЧҖнең 3нче филиалы товарлыклы сөт фермасының җәйге утары яр буеннан алынырга тиеш, аның эшчәнлеге 30 тәүлеккә туктатыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International