Экологлар «Водоканал» чистарту корылмаларының агызу участогында су пробалары алды

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев “Водоканал” предприятиесенең Идел елгасындагы чистарту корылмаларының агызу участогын карады. “Фламинго” экоаналитик судносы ярдәмендә суның торышына контроль ясалды, арытаба Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясендә тирәнрәк анализлау өчен су пробалары алынды. “Фламинго” судносы суның төп физик-химик параметрларын (температурасын, чагыштырма электр үткәрүчәнлеген, минераллашу кимәлен, кислород һәм водород ионнары концентрациясен, окисьлашу-кайтарылу потенциалын) ике тирәнлектә өзлексез үлчәүне тәэмин итүче батырма датчиклар белән җиһазланган, бу суның торышын оператив күзәтергә мөмкинлек бирә. Батырма датчиклардан килгән белешмәләр реаль вакыт режимында постның компьютер үзәгенә килә, анда эшкәртелеп, мониторда күрсәтелә. Бер үк вакытта шул ук тирәнлекләрдән су борттагы химик экспресс-анализ приборларына бирелә, анда агымлы-инжекторлы анализатор ярдәмендә судагы пычраткыч матдәләрнең (нефть продуктлары, нитрат, нитрит, фосфат, фторид, хлорид, аммоний, бакыр ионнары һ.б.) концентрациясе билгеләнә. Пробалар өч участокта: агызу урынында, агым буйлап өстәрәк һәм астарак алынды.  Эрегән кислород күләме буенча экспресс-анализ күрсәткечләре нормада. Алынган пробаларны тулырак анализлау нәтиҗәләре 7 көн эчендә билгеле булачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International