Үзәк аналитик контроль инспекциясе Серов урамындагы күл суы анализларын хәбәр итте

2015 елның 16 октябре, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре Казанның Серов урамындагы күл суыннан, җентеклерәк анализ өчен, кабат пробалар алды. Алдарак бу күлнең пычрануы турында халыктан хәбәр кергән һәм ачык яшел төстәге юынты агызылу ачыкланган иде. Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре бүген беренче белешмәләрен хәбәр итте. Проба pH, аммоний, нитритлар, фосфатлар, актив өслекле матдәләр, нефть продуктлары, эрегән кислород буенча анализланган. Санитар-гигиеник күрсәткечләрдән ашып китү табылмаган. Күл суында эрегән кислород микъдары 7,75 мг/дм3­, бу нормативларга туры килә. Токсикологик анализ нәтиҗәсендә су агусыз дип табылган. Пробаларга нитратлар, хлоридлар, сульфатлар, фенол, формальдегид, биохимик күрсәткечләр буенча анализ дәвам итә.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы билгесез кешеләргә карата РФ КоАП 7.6 ст. (“Су объектын башбаштак алу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану” һәм 8.13 ст. 4 ө. (“Су объектларын саклау таләпләрен аларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яки) коруына китерерлек итеп бозу”) буенча административ тикшерү кузгатты. Алдан-ала версия буенча, Серов урамы күленә түгелгән матдә дренажларны, тишекләрне ачыклау өчен җылылык станцияләре куллана торган индикатор булып тора.

 

Белешмә өчен:

Былтыр апрель аенда “Казан май комбинаты” ААҖ басымлы канализация коллекторы тишелү аркасында Өске Кабан күленә агучы инешкә балыклар өчен зыянлы пычраткыч матдә агызган иде. Ул РФ КоАП 8.13 ст. 4 ө. (““Су объектларын саклау таләпләрен аларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яки) коруына китерерлек итеп бозу”) буенча 30 мең сум штрафка тартылды.

2014 елның сентябрендә Казанның Крутушка бистәсендә Казансу елгасына “Водоканал” МУП “Крутушка” чистарту корылмаларыннан юынты агызылган иде. Пычраткыч матдәләр балыкчылык әһәмиятендәге сулыклар өчен соң чик концентрацияләрдән ашты. Бозучы РФ КоАП 8.13 ст. 4 ө. (“Су объектларын саклау таләпләрен аларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яки) коруына китерерлек итеп бозу”) һәм РФ КоАП 7.6 ст. (“Су объектын башбаштак алу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану”) буенча 80 мең сум штрафка тартылды.

2015 елның февралендә Казанның “Кидроспецстрой” ЯАҖ шәһәрнең яңгыр коллекторына башбаштак тоташып Аскы Кабан күленә юынты сулар агызган иде. Пычраткыч матдәләр балыкчылык әһәмиятендәге сулыклар өчен соң чик концентрацияләрдән ашты. Бозучы РФ КоАП 8.13 ст. 4 ө. (“Су объектларын саклау таләпләрен аларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яки) коруына китерерлек итеп бозу”) һәм РФ КоАП 7.20 ст. (“Үзәкләштерелгән су тәэминәте һәм су агызу системаларына башбаштак тоташу”) буенча 70 мең сум штрафка тартылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International