Экология министры Татарстан территориясен вертолеттан күзәтте

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Бүген республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм аның урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, табигать саклау законнарын бозуларны ачыклау максатыннан, Татарстан территориясен вертолеттан күзәттеләр. Очыш вакытында Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарында рөхсәтсез калдык ташлау урыннары табылды. Кама елгасы акваториясе гомуми таралган файдалы казылмалар чыгару буенча тикшерелде, рөхсәт документларын тикшерү турында йөкләмә бирелде. Рейд кысаларында министр шулай ук Тукай районындагы Тогай полигонын рекультивацияләү, Сарман районында әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен муниципаль район бюджетына түләтү исәбенә үткәрелә торган табигать саклау чараларын тормышка ашыру белән танышты.

Очыш йомгаклары буенча Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары административ йогынты чаралары күрәчәк. Бозулар турында белешмәләр, чара күрү өчен, алда әйтелгән муниципаль берәмлекләрнең башлыкларына юнәлтелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International