Экологик министрлыгы белгечләре мотор ягулыгы парларын рекуперацияләү системасын карады

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге белгечләре “Лукойл-Уралнефтепродукт” ҖЧҖнең бер автоягулык станциясендә (Казан, Космонавтлар ур. 46) мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системасын карады.

2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларга ярашлы срокларда җиһазлау белән шөгыльләнә. Казанда, бүгенге көндә мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән инде 113 станция җиһазланган.

Предприятиеләрнең бу эшчәнлеге һавага пычраткыч матдәләр чыгаруны шактый киметергә һәм Татарстанның экологик торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International