Чаллыда «Кәгазьгә – икенче гомер!» конкурсына йомгак ясалды

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Бүген Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән “ЭКОЛАБ” компаниясе гомуми белем бирү мәктәпләре арасында үткәргән “Кәгазьгә – икенче гомер!” конкурсына йомгак ясалды. (Конкурсның максаты – яшь буында экологик җаваплылык тәрбияләү һәм урманнарны саклау максатында макулатура җыюны арттыру.)

Конкурста җиңүчеләр:

“2014-2015 уку елында иң күп макулатура җыю” номинациясендә – 34нче, 52нче урта мәктәпләр;

 “10 ел эчендә 50 тоннадан артык макулатура җыйган мәктәп” номинациясендә – 45нче, 6нчы, 25нче, 23нче, 38нче мәктәпләр.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Чаллы Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рәмил Хәлимовны экологик белем бирүне үстерү һәм җәелдерүгә, Татарстанда экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән уңышлы эшчәнлеге өчен Мактау Грамотасы белән бүләкләде. Чаллының 16 мәктәбенә Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International