Мәскәүдә «Әйләнә-тирәлекне саклауны һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүне дәүләти көйләү 2015» IX бөтенроссия конгрессы уздырыла

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

2015 елның 28-30 октябрендә Мәскәүдә “Әйләнә-тирәлекне саклауны һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүне дәүләти көйләү 2015” IX бөтенроссия конгрессы уздырыла. Оештыручысы – “Социаль-экономик үсеш агентлыгы” (“АСЭРГРУПП” ҖЧҖ). Чарада Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Росприроднадзор, Главгосэкспертиза, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Үзәк ФО буенча Росприрод­надзор департаменты вәкилләре катнашачак. Доклад темалары:

– җитештерүгә экологик контроль (2015-2016 елгы новацияләр);

– дәүләти экологик күзәтчелекне тормышка ашырганда юридик затларның хокукларын яклау;

– калдыкларны паспортлаштыруның яңа тәртибе;

– әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыруның яңа системасы;

– әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләтү һәм аны исәпләү;

– локаль чистарту корылмаларын урнаштыру бурычларын тормышка ашыру һәм башкалар.

Катнашу шартлары һәм конгрессның программасы белән оештыручының www.asergroup.ru сайтында танышырга мөмкин.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International