2015 елның 15 ноябрендә “Кеше һәм табигать” еллык республика конкурсына гаризалан кабул итү төгәлләнә.
Чараны республика хәбәр тарату чараларының эшен активлаштыру, экологик тематиканы яктыртучы журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә. Анда республика, район, шәһәр, предприятие һәм оешмаларның электрон, басма, теле- һәм радио-хәбәр чараларының журналистлары һәм коллективлары, иҗат берләшмәләре катнаша ала.
Материаллар шундый номинацияләр буенча кабул ителә:
· “Вакытлы матбугаттагы иң яхшы публикация”
· “Иң яхшы телесюжет”
· “Иң яхшы радиосюжет”
· “Иң яхшы фотография”
· “Иң яхшы электрон басма материалы”
· “Хәбәр чарасында экологик акция үткәргән өчен”
· “Экологик журналистикада иҗади дебют өчен”
· “Социаль-экологик роликлар ясаган өчен”
Катнашучы анкетасы ирекле формада тутырыла (кире бәйләнеш өчен Ф.И.А., телефон номеры мәҗбүри). Йомгаклар декабрьдә ясалачак. Тулырак белешмәләр Министрлык сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә. Юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/rus/respublikanskie-konkursi-ekolider-i-chelovek-i.htm.
Министрлыкның матбугат хезмәте