ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республика территориясендә калдыклар эшкәртү заводы төзү буенча Германиянең "GESA" Ltd компаниясе тәкъдиме каралды. Компания җитәкчесе Дитер Вагенбренер белән экология министры Фәрит Габделганиев сөйләште.

“Чүп-чарны аерым җыю, сортлау һәм эшкәртү – безнең өчен бик мөһим тема, чөнки әйләнә-тирәлекне каты көнкүреш калдыклары белән пычрату, котылгысыз рәвештә, аерым төбәкләрдә генә түгел, бөтен планетада да экологик баланс бозылуга китерә. Шуңа күрә без бүген каты көнкүреш калдыклары

Түбән Камада узучы “Россия җәмгыяте үсешенең экологик-инновацион аспектлары” фәнни-гамәли конференциясендә бүген көн үзәгенә экологик мониторингта һәм илнең социаль-экологик үсешендә инновацион технологияләр куллану мәсьәләсе куелды. Чарада Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Брянск, Чабаксар, Симферополь, Владикавказ, Новосибирск, Екатеринбург, Иркутск һәм Прага шәһәрләреннән килгән кунаклар катнаша. Пленар утырышка түбәндәге темаларга докладлар билгеләнгән:

– “Коррупциягә каршылыкның инновацион методы буларак экологик наноэкономика анализы”;


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Түбән Камадагы “ТАИФ-НК” ААҖнең бензин заводында “Евро-5” стандартлы бензин җитештерә башлау тантанасы булып узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

“ТАИФ-НК экологик класска ”Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Автомобиль һәм авиация бензинына, дизель һәм реактив двигательләр өчен судно ягулыгына һәм ягулык мазутына таләпләр турындагы” техник регламентыннан да узып күчә. Ә түбәнрәк класслы бензиннар чыгару заводта бөтенләй туктатылачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың шәһәр һәм торак пунктларында автотранспорт пычратуларын киметергә мөмкинлек бирә торган продуктның югары экологияле


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының төп эш юнәлешләре белән танышты. Министрга мониторинг инструментлары һәм алымнары, аерым алганда елга һәм каналларда су юлы профилен, агым тизлеген, су чыгымын тиз һәм төгәл үлчи ала торган RiverSurveyor инструменты күрсәтелде. “Бу алымны куллану су объектларының төбен, геоэкологик торышын өйрәнү, сулыкларның экосистемасын яңадан торгызу эшләрен тизләтергә мөмкинлек бирә, – дип белдерде Фәрит Габделганиев. – Бүген экология министрлыгы әйләнә-тирәлеккә мониторингның заманча алымнарын куллана

Бүген Казанда, “Индустриаль минераллар: яткылыкларны прогнозлау, эзләү, бәяләү һәм үзләштерүнең инновацион технологияләре” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция бара, анда геологик эзләү, тау-эшкәртү индустриясенең хәзерге проблемалары һәм заманча чимал эшкәртү технологияләре тикшерелә. Ул “Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты” федераль дәүләти унитар предприятиесенең 70 еллыгына багышлана.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев тәбрикләде. “Геология тармагы мәсьәләләренә Татарстан хөкүмәте зур игътибар бирә, – диде ул, – республиканың минераль чимал базасын геологик өйрәнү һәм яңадан торгызу буенча күпьеллык, җентекле һәм уңышлы эшләр шул турыда сөйли. Татарстанда үткәрелә 

9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Начар һава торышы “кара казучылар”га киртә түгел. Узган ял көннәрендә Казанның Утар бистәсе янындагы Көньяк-Индустриаль урамында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге чираттагы хокук бозу туктатылды. Тиешле документлар булмаган килеш ком чыгару 1.2 мең кв.м мәйданда башкарылган.  Шул урында төягеч һәм экскаватор йөртүчеләр тоткарланды, ком ташучы КамАЗлар теркәүгә алынды. Экология министрлыгы инспекторлары РФ КоАП 7.3 ст. 1 ө. (“Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану”) буенча беркетмә төзеде. Факт буенча барлык документлар җинаять эше кузгату өчен хокук саклау органнарына тапшырылачак. Табигать саклау законнарын бозу Казан шәһәренең законсыз карьерларын Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры тикшерүе кысаларында ачыкланды.

Карьерларны законсыз казуны кисәтү Экология министрлыгында өстенлекле булса да, экология министры Фәрит Габделганиев бу юнәлештә күзәтчелекне тагы да көчәйтергә кушты. “Быел профилактик 

7
ноябрь, 2015 ел
шимбә
Бүген Казанның IT-паркында узучы “Тренинглар көне” бөтенроссия белем бирү проектындагы Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы мәйданчыгы чүп-чарны сортлау, куркынычлы калдыкларны утильләштерү, һәркемнең табигать саклауга өлеш кертүе темаларына багышлана. Чарада Татарстанның 300ләп мәктәп укучысы, студенты һәм яшь эшчесе катнаша. Үз вакытың белән идарә итү, үзлегеңнән оешу, нәтиҗәле аралашу өлкәсендәге төрле көнүзәк юнәлешләрдән тыш, монда бүген экологик агарту, табигатькә сак караш проектлары белән таныштыралар, экологик культура күнекмәләре бирәләр

5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәге мәктәп балаларының “Кояшлы күпер” X экологик сәхнә иҗаты фестиваленә гаризалар кабул итә башлады. Конкурсның максаты – табигый байлыкларга сак караш, аларны рациональ куллану пропагандасы, табигатьне саклауга җәлеп итү. Конкурста музыкаль һәм мәктәпкәчә оешмаларның туган як табигатен өйрәнү, саклау белән кызыксынучы 1-11 класс укучылары, коллективлары, иҗади берләшмәләре катнаша ала.



4
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Мөхтәрәм татарстанлылар!

Сезне Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм!

Без тыныч дәвердә яшибез, һәм бу зур бәхет. Көч-куәтебез иҗади хезмәткә юнәлтелгән. Бүгенге көндә хакимият, җәмгыять, бизнес шактый катлаулы мәсьәләләрне бергә хәл итәргә тиеш. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр – табигый байлыклар
Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында, Үзәк стадион каршында Халык бердәмлеге көненә багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, иҗтимагый хәрәкәтләр, политик партияләр, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Ул Татарстанның “Ватан” җәмгыяте һәм Иреклелекне 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International