Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча муниципаль районы Яңа Кырлай мәктәбендә үткәрелгән “Кече Ватанымның саклаулы территорияләре” экологик конкурсында катнашты. Укучылар өчен экология темасына уеннар, викториналар, мастер-класслар оештырылды. Конкурс биремнәре арасында саклаулы үсемлекләр һәм хайваннар, аеруча саклаулы табигать территорияләре, туган яктагы агач токымнары, агач үсентеләрен дөрес утырту турында сораулар бар иде. Уен барышында командалар үзләренең экология, биология һәм туган як турындагы белемнәрен күрсәттеләр.
Дәреснең максаты – яшь буынга экологик белемнәр, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш иңдерү, дөньяга экологик караш формалаштыру.
Министрлыкның матбугат хезмәте