Мәскәүдә 2015 елның 2 ноябрендә Россия-Германия семинары үткәрелә, анда Россия Федерациясендә экологик законнарны камилләштерү мәсьәләләре һәм предприятиеләргә мөмкин булган иң яхшы технологияләр иңдерү перспективалары каралачак. Чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасыннан, Федераль Җыелышның Федерация Советыннан, мөмкин булган иң яхшы технологияләр иңдерүдә вәкаләтле федераль һәм региональ башкарма хакимият органнарыннан, Росстандарт каршындагы Милли Бюродан, Германиянең административ структураларыннан һәм тармак берләшмәләреннән, Россия һәм Германия бизнесыннан вәкилләр катнашачак. Мөмкин булган иң яхшы технологияләр иңдерү өлкәсендә хокук куллану практикасы буенча тәҗрибә уртаклашуга багышланган бу семинар климатны саклау буенча халыкара башлангычны тормышка ашыру кысаларында, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм Германия Федераль Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә.
Катнашучыларны теркәү семинарның ndt.moscow сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте