Үз визитын министр Арча районында “Парклар һәм скверлар” республика программасы кысаларында төзелгән Җиңү паркын караудан башлады. Анда Фәрит Габделганиев, район башлыгы Илшат Нуриев белән бергә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды, чыршылар утыртты.
Аннары министр куәтле фильтрлар һәм яңа аэрация системасы белән җиһазланган биологик чистарту корылмаларын карады. Агынты сулар анда өч баскычлы тирән чистарту һәм зарарсызлау аша уза. Шуңа да карамастан, Экология министрлыгының Төньяк идарәсе лабораториясе белгечләре юынтылар агызыла торган Казансу елгасының су күрсәткечләрен даими күзәтеп торалар.
Министрга Яңа Чүриле психоневрологик диспансеры янындагы территориядәге хәлнең нормальләшүе турында да әйтелде. Диспансер территориясен ике ел элек тикшергәндә Экология министрлыгы Исемсез елгага ташланучы юынты суларда пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән нормалардан күпкә артык булуын ачыклап, диспансерга 13 миллион сумлык дәгъвә белдергән иде. Бүгенге көндә, яңа чистарту корылмалары аркасында, барлык юынтылар нормативларга ярашлы.
Арытаба Фәрит Габделганиев файдалы казылмалар чыгару урыннарында булды, карьерларны рекультивацияләү белән танышты. Күптән түгел Урта Курса авылында законсыз карьер урынында бер ярым гектар мәйданда чүплек ясалу ачыкланган иде. Министр ул чүплекнең бетерелүен күрде. Анда рекультивация ясалган, өстенә туфрак җәелгән, эрозиягә каршы дүрт меңнән артык нарат һәм карагай үсентеләреннән торган урман полосасы утыртылган.
Фәрит Габделганиев Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм профилактик чаралар кирәклеккә игътибар итте. “Районда экологик проблемалар туплануга юл куярга ярамый. Бу, барыннан элек, бюджет чараларын артык куллануга китерә. Шуңа күрә, безгә әле бозуларны булдырмау буенча ныклап эшләргә туры килер”, – дип белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте