Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре ШЭ Маннановның автоягулык станциясендә (Чаллы, Магистраль ур.) нефть продуктларын агызуның йомык системасын карады. Система резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан мотор ягулыгы парларын нефтебазаларда арытаба рекуперацияләү өчен җыюдан тора.
2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз станцияләрен расланган программаларга ярашлы рәвештә җиһазлый. Чаллыда бүгенге көндә әлеге системалар белән 58 станция җиһазланган.
Бу юнәлештә башкарылган эшләр ягулык салу объектларыннан атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару кебек техноген йөкләнешне шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте