Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында фәнни-техник совет (әйләнә-тирәлекне саклау секциясе) утырышы булып узды. Утырышны министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов алып барды. Түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– Татарстанның Чирмешән районы Чирмешән авылындагы күлнең хәзерге экологик торышын аның гидрологик режимын яңадан торгызу чараларын әзерләү максатыннан бәяләү. Эшләрне башкаручы – Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты.
– Юынты сулар утырымнарын эшкәртү технологиясен тәкъдим итү. Эшләрне башкаручы – “РусЭкоТех” ҖЧҖ.
Министрлыкның матбугат хезмәте