100 мең миллионга әйләнде. Тукай эшмәкәре инспекторга ришвәт төртергә маташкан өчен административ җаваплылыкка тартылды.

2015 елның 23 октябре, җомга

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев структур тармак җитәкчеләренең игътибарын урыннарда коррупция күренешләре белән нәтиҗәле көрәш өчен кадрларны җентекләп сайларга кирәклеккә юнәлтте. Бу юлы сылтауны министрлыкның Кама буе территориаль идарәсендәге бер сатылмас инспектор бирде.

Тукай районы Татарстан бистәсе территориясенә экологик мониторинг үткәргәндә инспектор бер эшмәкәрнең әрсез рәвештә, куркынычлы матдәләрне утильләштерү кагыйдәләрен бозып, туп-туры җиргә ватык люминесцент лампалар түккәнен күргән. Мондый эшләр РФ КоАП 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче һәм башка куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) буенча административ җәзага тартылырга тиешле. Инспектор административ хокук бозу турында беркетмә төзегән, аны карау нәтиҗәсендә 100 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарылган. Эшмәкәр исә штрафны түләмәс өчен вазифалы затны сатып алырга маташкан.

 “Коррупция турында сөйләгәндә без тискәре фактларга игътибар итәргә күнеккәнбез, ләкин табигать саклау системасында һөнәри бурычларны үтәүгә намуслы, принципиаль караш мисаллары да бик күп. Шуларга тигезләшергә кирәк тә” – дип белдерде Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

Идел төбәк-ара табигать саклау прокуратурасының Казан район-ара табигать саклау прокуратурасы үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә РФ КоАП 19.28 ст. 1 ө. буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Вазифалы затка ришвәт биргән өчен, табигать саклау прокуроры карары белән, мировой судья Тукай эшмәкәренә миллион сумлык штраф салган.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International