К(И)ФУ студентлары аналитик җиһазлар кулланып әйләнә-тирәлеккә антропоген йогынты чыганакларына мониторинг системасы белән таныштырылды. Күзәтү экскурсиясе Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясендә үткәрелде. Студентлар индустриаль ташлаулар анализы һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ алымнары, биологик контроль, оператив контроль бүлекләрен карадылар, бүлек җитәкчеләре һәм лаборатория хезмәткәрләре аларга үз эшчәнлекләре турында сөйләде, хәзерге стандартларга туры килүче эш җиһазлары һәм приборлар, табигый һәм агынты сулар, атмосфера һавасы һәм индустриаль ташлаулар пробаларын алу һәм анализлау турында сөйләде, физик-химик анализ алымнары, аларны биотест һәм гидробиологик тикшерү алымнары белән таныштырды. Студентларга шулай ук атмосфера һавасы пробаларын алу һәм тикшерү буенча экологик күчмә лаборатория күрсәтелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте