Казандагы «Су аллеясы» Eventиада Awards 2015 бөтенроссия конкурсының «Иң яхшы PR проекты» номинациясендә җиңеп чыкты

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Казанда XVI ФИНА Су спорты төрләре дөнья чемпионаты вакытында 15000ләп кеше җыйган “Су аллеясы” белем һәм күңел ачу мәйданчыгы студентларның һәм корпоративларның коммуникацион проектларының Eventиада Awards 2015 бөтенроссия конкурсында бүләк алды. “Су аллеясы” кысаларында Казан халкы һәм кунаклар өчен алты метрлы су экраннарында яктылык тамашасы, биюле флешмоблар, “сулы” фотокиосклар оештырылган иде. Балалар өчен аквагрим, уеннар һәм конкурслары булган күңел ачу станцияләре эшләп торды. Акция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә үткәрелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International