«Кара казучылар» Татарстан табигатенә 100 миллион сумлык зыян салган. Экология министры законсыз карьерларны тикшерде – чираттагы хокук бозу ачыкланды

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Начар һава торышы “кара казучылар”га киртә түгел. Узган ял көннәрендә Казанның Утар бистәсе янындагы Көньяк-Индустриаль урамында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге чираттагы хокук бозу туктатылды. Тиешле документлар булмаган килеш ком чыгару 1.2 мең кв.м мәйданда башкарылган.  Шул урында төягеч һәм экскаватор йөртүчеләр тоткарланды, ком ташучы КамАЗлар теркәүгә алынды. Экология министрлыгы инспекторлары РФ КоАП 7.3 ст. 1 ө. (“Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану”) буенча беркетмә төзеде. Факт буенча барлык документлар җинаять эше кузгату өчен хокук саклау органнарына тапшырылачак. Табигать саклау законнарын бозу Казан шәһәренең законсыз карьерларын Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры тикшерүе кысаларында ачыкланды.

Карьерларны законсыз казуны кисәтү Экология министрлыгында өстенлекле булса да, экология министры Фәрит Габделганиев бу юнәлештә күзәтчелекне тагы да көчәйтергә кушты. “Быел профилактик чараларга һәм җинаятьләрне кайнар эздән ачыклауга зур игътибар бирелде, шуңа күрә дә табигатькә зыян салуны 1.5 тапкыр киметә алдык”, – дип белдерде.

Быел “кара казучылар” Татарстан табигатенә 100 миллион сумлык зыян салган, ә 2014 елда ул 150 миллион сумнан артык булган. Законсыз карьерларның сезонлы үсеше соң яздан көзгә кадәр күзәтелә, шуңа да карамастан, министр Фәрит Габделганиев йөкләмәсе буенча, лицензиясез казуларны булдырмау буенча эшләр кыш көне дә үткәреләчәк. Чөнки 2015 елгы иң зур җинаятьләрнең берсен экологлар Авиатөзүчеләр районы Щербаково бистәсендә январь аенда ачыклаган иде. Ул турыда гражданнар хәбәр итте, МВД хезмәткәрләре белән бергә дежур тору һәм төнге рейдлар оештырылды. Урында 4 йөк машинасы, экскаватор һәм төягеч ачыкланды. Маркшейдерлар казу мәйданын һәм казып алынган төзелеш комы күләмен үлчәде. Ике көн эчендә “кара казучылар” 4 миллион сумнан артык зыян салган булып чыкты. Факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Соңгы елларда Казанда һәм тулаем республикада төзелешләр ишәя, Татарстан экономик үсештә, шул сәбәпле гомуми таралган файдалы казылмаларга ихтыяҗ да югары, дип аңлатты Габделганиев. Беруңайдан җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге бозулар да бер ярым тапкыр диярлек арткан (2015 елда – 163, 2015 елда – 278). Быел экологлар бу өлкәдә 300дән артык бозуны туктатты. Моңа файдалы казылмаларны законсыз чыгару да, лицензия таләпләрен үтәмәү дә керә. Татарстанның 9 предприятиесе җир асты байлыкларыннан файдалану хокукыннан мәхрүм ителде, хокук саклау органнарына тапшырылган 6 материал буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Шундый фактларны арытаба булдырмау өчен республика территориясендә әледән-әле рейдлар, шул исәптән һавадан һәм суда күзәтүләр үткәрелә. Бердәм геоинформация системасы төзелде, ул җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге барлык белешмәләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә кыргый карьерлар базасына 641 кишәрлек кертелгән. Материаллар бозылган җирләрне рекультивацияләтү чаралары күрү өчен республика табигать саклау прокуратурасына тапшырылган. Быел бозылган җирләрнең уңдырышын яңадан торгызу чаралары тулай мәйданы 108 га булган 105 карьерда үткәрелгән.

Бозуларның зур гына өлешен уяу гражданнар ачыклый. Министрлыкта элеккечә 267-68-67 кайнар линия телефоны эшли, eco.signal@tatar.ru электрон почтасына һәм “Халык контроле” системасына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аннан тыш, быел 1 августтан башлап файдалы казылмаларны законсыз чыгару турында фото- я видео-фиксация белән оператив белешмәләр биргән гражданнарга акчалата түләнә башлады.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International