Бүген Казанның IT-паркында узучы “Тренинглар көне” бөтенроссия белем бирү проектындагы Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы мәйданчыгы чүп-чарны сортлау, куркынычлы калдыкларны утильләштерү, һәркемнең табигать саклауга өлеш кертүе темаларына багышлана. Чарада Татарстанның 300ләп мәктәп укучысы, студенты һәм яшь эшчесе катнаша. Үз вакытың белән идарә итү, үзлегеңнән оешу, нәтиҗәле аралашу өлкәсендәге төрле көнүзәк юнәлешләрдән тыш, монда бүген экологик агарту, табигатькә сак караш проектлары белән таныштыралар, экологик культура күнекмәләре бирәләр.
Экология министры Фәрит Габделганиевның әйтүенчә: “Яшьләр белән бүгенге эшләр республиканың экономик һәм экологик планда уңышлы үсешен гарантияли. Бу ике өлкә арасында баланс булырга тиеш. Хәзерге яшьләрнең күбесе киләчәктә бәлки идарә итүдә эшләр, һәм аларга табигать торышын да исәпкә алырга туры килер”.
Тренингта Татарстанның экологик хәрәкәтләре активистлары, Татарстанда Иреклелекне үстерү үзәге, Универсиада Авылы студентлар ассоциациясе, “ЧистаБулыр” хәрәкәте волонтерлары белем уртаклаша.
“Тренинглар көне” яшьләргә күп кенә файдалы һөнәрдән тыш осталыклар (soft skills) алырга ярдәм итүче проект булып тора, ул Россиянең 20дән арты төбәгендә үткәрелә. Татарстанда аны Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография университеты, МИИГАиК студентлар профсоюзы һәм Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә “Россия Яшьләр берлеге” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының республика бүлекчәсе үткәрә.
Министрлыкның матбугат хезмәте