«ТАИФ-НК» «Евро-5» класслы экологик бензин чыгара башлый, түбәнрәк класслы ягулык чыгаруны бөтенләй туктата

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Бүген Түбән Камадагы “ТАИФ-НК” ААҖнең бензин заводында “Евро-5” стандартлы бензин җитештерә башлау тантанасы булып узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

“ТАИФ-НК экологик класска ”Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Автомобиль һәм авиация бензинына, дизель һәм реактив двигательләр өчен судно ягулыгына һәм ягулык мазутына таләпләр турындагы” техник регламентыннан да узып күчә. Ә түбәнрәк класслы бензиннар чыгару заводта бөтенләй туктатылачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың шәһәр һәм торак пунктларында автотранспорт пычратуларын киметергә мөмкинлек бирә торган продуктның югары экологияле булуын әйтеп узды.

Яңа ягулыкта зарарлы монометиланилин матдәсе юк, “Евро-4” стандартлы бензин белән чагыштырганда күкерт микъдары нык киметелгән. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиевның әйтүенчә, сыйфатлы һәм экологик ягулык куллану әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны нык киметергә мөмкинлек бирә, чөнки барлык пычратуларның 70%ы автотранспорттан килә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук нефть калдыкларын тирән эшкәртү комплексы төзелешен карады – ул инвестиция проектын да “ТАИФ-НК” ААҖ тормышка ашыра. Комплекс нигезенә беренче таш 2012 елның ноябрендә салынган. Аның составына гудрон гидрокрекингы, водород һәм күкерт җитештерү корылмалары, берничә ярдәмче корылма һәм товар-чимал парклары керә. Комплекста нефтьнең авыр калдыкларын югары сыйфатлы продуктларга, шул исәптән “Евро-5” стандарты таләпләреннән ким булмаган сыйфаттагы дизель ягулыгына әверә торган алдынгы технология кулланылачак. Комплексны файдалануга тапшыргач, “ТАИФ-НК”да нефть асылда калдыксыз эшкәртелә башлый.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International