Экология министрлыгы хезмәткәрләре Халык бердәмлеге көненә багышланган митингта катнашты

2015 елның 4 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында, Үзәк стадион каршында Халык бердәмлеге көненә багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, иҗтимагый хәрәкәтләр, политик партияләр, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Ул Татарстанның “Ватан” җәмгыяте һәм Иреклелекне үстерү үзәге региональ иҗтимагый яшьләр оешмалары тарафыннан оештырылган иде. Оештыручылар: халык бердәмлеге күпмилләтле дәүләтнең төп терәге булды, булып тора һәм булачак, бу бигрәк тә халыкара хәвефләр һәм янаулар чорында мөһим, дип белдерделәр.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International