Түбән Камада узучы бөтенроссия фәнни-гамәле конференциясендә бүген илнең экологик-инновацион үсеш потенциалы тикшерелде

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада узучы “Россия җәмгыяте үсешенең экологик-инновацион аспектлары” фәнни-гамәли конференциясендә бүген көн үзәгенә экологик мониторингта һәм илнең социаль-экологик үсешендә инновацион технологияләр куллану мәсьәләсе куелды. Чарада Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Брянск, Чабаксар, Симферополь, Владикавказ, Новосибирск, Екатеринбург, Иркутск һәм Прага шәһәрләреннән килгән кунаклар катнаша. Пленар утырышка түбәндәге темаларга докладлар билгеләнгән:

– “Коррупциягә каршылыкның инновацион методы буларак экологик наноэкономика анализы”;

– “Территориянең фәнни-экономик субъектлары”;

– “Түбән Кама территорияләренең социаль-экономик кластерларын төзү өчен табигый ресурсларны үзләштерү мөмкинлекләрен өйрәнүдә балалар экология-биология үзәге потенциалы”;

– “Туризмнан экологиягә юл” һәм башкалар.

Фәнни җәмәгатьчелек Казан Экономика, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалының университет туризмы клубы җитәкчесе Вячеслав Мизиновның экологик культураны, эчке туризмны һәм экономиканың яңа өлкәләрен үстерү өчен Түбән Кама муниципаль районы базасында экологик-инновацион парк төзү, шулай ук студентлар туризмын үстерү турындагы докладын бик кызыксынып тыңлады.

Конференцияне Казан Экономика, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. Максаты – экологик белем бирү, Россия Федерациясенең табигый байлыкларын экологик-инновацион үзләштерү мөмкинлекләрен өйрәнү, Россиянең төрле субъектларында территорияләрне үстерүнең социаль-экологик-инновацион кластерларын төзү. Җыентыкның электрон версиясе Казан Экономика, идарә һәм хокук институтының http://ieml.ru/ сайтына урнаштырылачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International