Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәге мәктәп балаларының “Кояшлы күпер” X экологик сәхнә иҗаты фестиваленә гаризалар кабул итә башлады. Конкурсның максаты – табигый байлыкларга сак караш, аларны рациональ куллану пропагандасы, табигатьне саклауга җәлеп итү. Конкурста музыкаль һәм мәктәпкәчә оешмаларның туган як табигатен өйрәнү, саклау белән кызыксынучы 1-11 класс укучылары, коллективлары, иҗади берләшмәләре катнаша ала.
Конкурска табигать турындагы теләсә нинди номер (сәхнә әсәре, бию, җыр, шигырь һ.б.ш.) кабул ителә. Гаризаны кулдан я читтән торып тапшырырга мөмкин. Кулдан Космонавтлар ур. 57 адресында кабул ителә, – сәхнә костюмы киеп һәм музыка белән номер башкарырга кирәк. Читтән торып тапшыру – номерның видеофайлын, башкаручы(лар)ның исем-фамилияләрен я ансамбль исемен, яшен, мәктәбен, классын яисә бакча төркемен, берләшмәсен, жанрын, номер атамасын, җитәкченең ФИА-ен, контакт телефонын күрсәтеп флеш-картада, DVD-дискта китерү яисә shkuro5x5@yandex.ru e-mailына салу.
Иң яхшы номерлар (лауреатлар) декабрьдә гала-концертта чыгыш ясау һәм бүләкләү өчен чакырылачак. Тулырак белешмәләр http://gdebc-kazan.ucoz.ru/ рәсми сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте