Фән әһелләре экология министрына яңа мониторинг һәм тикшерү алымнарын күрсәтте

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының төп эш юнәлешләре белән танышты. Министрга мониторинг инструментлары һәм алымнары, аерым алганда елга һәм каналларда су юлы профилен, агым тизлеген, су чыгымын тиз һәм төгәл үлчи ала торган RiverSurveyor инструменты күрсәтелде. “Бу алымны куллану су объектларының төбен, геоэкологик торышын өйрәнү, сулыкларның экосистемасын яңадан торгызу эшләрен тизләтергә мөмкинлек бирә, – дип белдерде Фәрит Габделганиев. – Бүген экология министрлыгы әйләнә-тирәлеккә мониторингның заманча алымнарын куллана, ләкин нәтиҗәлерәк эшләү өчен безгә Экология һәм табигатьтән файдалану институты белән хезмәттәшлек тә бик кирәк.” Министр шулай ук институтның топографик аэрофото алымын куллану тәҗрибәсе белән дә кызыксынды, – бу алым гомуми таралган файдалы казылмаларның масштабларын һәм чыгару күләмнәрен оперативрак исәпләргә мөмкинлек бирә.

Экология һәм табигатьтән файдалану институты Татарстанда һәм Россиядә кирәкле, конкуренциягә сәләтле кадрлар әзерли, фән, техника һәм технология үсешенең түбәндәге өстенлекле юнәлешләре буенча эшли:

– табигатьтән рациональ файдалану;

– информация-коммуникация технологияләре;

– биологик технологияләр, тере системалар технологиясе.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International