Мөхтәрәм татарстанлылар!
Сезне Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм!
Без тыныч дәвердә яшибез, һәм бу зур бәхет. Көч-куәтебез иҗади хезмәткә юнәлтелгән. Бүгенге көндә хакимият, җәмгыять, бизнес шактый катлаулы мәсьәләләрне бергә хәл итәргә тиеш. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр – табигый байлыклар, үсә баручы индустрия, халкыбызның югары һөнәри һәм иҗади осталыгы бар. Эш, хезмәт, көч-куәтләребезне берләштереп, без Татарстанны имин, мул төбәк итәбез! Безнең җирдә гомер-гомергә милләте, дине, ышанулары һәм политик карашлары төрле-төрле булган кешеләр тыныч һәм тату яшәгән. Көчебезнең һәм чәчәк атуыбызның гарантиясе шунда!
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры
Ф.С.Габделганиев